Атлас Галимов ЯҢА ЕЛ КОТЛЫ БУЛСЫН!


 Доброго здравия, друзья!

Хочу поделиться с вами с радостной вестью! Под Новый год у меня родилось новое стихотворение на родном татарском языке (Некоторые говорят, что это поэма, но это неважно). Оно получилось какое-то волшебное, вдохновляющее! По крайней мере, на меня оно действует именно так. Поэтому подумал, пусть порадуются и читатели Тартарии.

Всего вам доброго! Пусть благая весть с добрыми пожеланиями и Светлой Мечтой облетит весь Земной Шар! Быть добру!!!

С уважением, Атлас

ЯҢА ЕЛ КОТЛЫ БУЛСЫН!

 

Бәйрәм белән котлыйм сезне –

Якын дуслар, газиз туганнар,

Зирәк картлар, көләч йөзле сабыйлар

Һәм дә егет, кызлар, апа, абыйлар!

 

Тормышыбызда һәркөн бәйрәм булсын!

Тыштан гына түгел, ә күңел түрендә!

Ак хыяллар, ак теләкләр кояш булып

Балкып торсын күңел күгендә!

 

ХЫЯЛ – бит ул ИҢ ЧЫН ТЕЛӘК!!!

Алышынмасын ялган теләккә.

Әйләнсен Хыял Изге Иман булып

Тормыштагы иң нык терәккә!!!

 

Бүләк иткән Бөек ХЫЯЛ КӨЧЕН

Безне зурлап Ходай Тәгалә!!!

Яңа елда иң саф хисләр белән

Ашсын хыяллар тизрәк гамәлгә!

 

Күңелләргә сафлык иңсен,

Сөю нуры булсын һәр өйдә!

Бәхет турында җырлар җырлыйк,

Хыял көче булсын һәр көйдә!

 

Тыңлыйк күңел биреп изге сүзне,

Яманлыкка урын калмасын.

Һәр гаилә үстерсен оҗмах бакчасын!

Һәркем авыз итсен бәхет алмасын!

 

Без бәхетле булырга туганбыз бит,

Оҗмах төзү бурычыбыз ошбу дөньяда!!!

Теге дөнья монысының чагылышы гына –

Башта төзик монда,

көтеп торсын дисәк

Оҗмах безне теге дөньяда.

 

Ашыкмагыз ташлап китәргә Туган Җирне!

Бу хуҗалыкны ышанып безгә Ходай бирде.

Әле безнең монда күпне аңлыйсыбыз бар,

Әле монда безнең эшлисе күркәм эшләребез бар!

 

Туганнар!

Мин чакырам сезне бердәм булып

Үстерергә оҗмах-бакчалар!

Мәңгелеккә, тереклеккә хезмәт итсен

Ике-өч көнлек җансыз акчалар.

 

“Утырт агач, утырт куак!

Онытмаслар гасыр узгач.

Үсәр бакча җимеш өчен -

Өстәп торыр шатлык-яшәү көчен!”

 

 

Калсын мирас булып оҗмах бакчалары

Пычрак сулар, тау-тау чүп-чар урнына.

Әйтерлек булсын:

“Менә, ичамасам, минем әти,

әни, әби-бабай ЯШИ БЕЛГӘН

Игелекле булып шушы дөньяда!!!”

 

Тере һәйкәл булсын без утырткан агач-куаклар,

Шаулап үссен әйдә япь-яшь урманнар!

Үтәр гомер, үсәр яңа буын –

Рәхмәт әйтеп искә алырлар!!!

 

“Дала” – диләр хәзер авылымны, ә бит..

Күптән түгел

монда булган урман буйлары.

Карамалар шаулап үскән тирә-якта,

Гөрләп аккан елга сулары(!!!)

 

Агач кисү гөнаһ булмый, әгәр

Саклый белсәң булган урманны,

Бер кискән агачка алмаш итеп

Утыртсаң җиргә өч, биш “туганны”.

 

Беркөн китәрбез без ялга

тәнне калдырып

Күк Атабыз янына кунакка.

Кайткан чакта яңадан ШУШЫ ҖИРГӘ(!!!)

Матур, Имин булсын ул,

тулып торсын Дөнья Шатлыкка!

 

Шулай булсын дисәк

кичекмәстән

Алыйк кулга кәгазь-каләмне,

Ирек куйыйк без уй-хыялга –

Иңләп алсын ул бөтен Галәмне.

 

Бөтен Галәм, фәрештәләр, Ходай ярдәм итәр

Төзергә безгә Якты Хыялны.

АНЫҢ өчен дә бит бу – Изге Хыял!

УЛ бит бүләк итүче шушы Планны!!!

 

“БӘХЕТ” бит ул – Алла белән бергә булу!

“ОҖМАХ” сүзе – килешкәнлек, татулык!

ЯКТЫ ХЫЯЛ берләштерә барча җанны!!!

Бары Аның җимеше була Шатлык һәм Муллык!

 

Шуңа күрә

Хыяллар чынга ашсын!!!

Мәхәббәттән көч алсын!!!

Теләкләр кабул булсын!!!

Яңа ел котлы булсын!!!



 










Профсоюз Добрых Сказочников





Книги Валерия Мирошникова История успеха руководителя, который все доверенные ему предприятия вывел из отсталых в передовые.
Сайт книги


Если Вам понравился сайт

и Вы хотите его поддержать, Вы можете поставить наш баннер к себе на сайт. HTML-код баннера: